2018 елның 8 һәм 9 августында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсезләрнең хезмәт базарында социаль адаптациясе буенча дәресләр үткәрелде.
Дәресләр вакытында гражданнар резюме төзү, җитәкче белән шәхсән һәм телефон аркылы әңгәмә үтү күнекмәләрен үзләштерделәр. Фикер алышу барышында һәр катнашучының шәхси һөнәри сыйфатлары ачыкланды. Дәрес нәтиҗәләре буенча һәр эшсезгә шәхси рекомендацияләр бирелде.