Наркотикларсыз тормыш: "Спорт безнең иң яхшы дустыбыз!"

2018 елның 10 августы, җомга

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова наркотикларсыз тормыш кысаларында "Спорт безнең иң яхшы дустыбыз!" дигән спорт-сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру, юмор хисләре, артистлык сәләтен һәм гыйльми кызыксынуны уяту.

Спорт чарасы командаларны,  җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Капитаннар  үз командаларын тәкъдим иттеләр. Төп өлешендә катнашучыларга кызыклы конкурслар: туп белән йөгерү, сикерү, кегли һәм обруч белән эстафеталар тәкъдим ителде. Анда алар үзләрен һәм үзләренең спорт, акыл сәләтләрен, күнекмәләрен курсәтте. Барлык этаплар киеренке   көрәштә үтте.

Җанатарлар  үз командалары өчен җанатты. Барысы да барлык көчен җыеп, финишка беренчеләрдән булып килергә тырышты. Үткәрелгән спорт бәйрәме  катнашучыларны  берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. Социаль хезмәт алучылар үзләрен чын коллектив дип хис иттеләр! Эстафеталар  сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.   

Чарада 19 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International