19 августта православ бәйрәме - "Алмалы Спас" билгеләп үтелә. 2018 елның 20 нче августында социаль хезмәткәр Савинова С.А. һәм тәрбияче Шишкина Р.Г. Спас картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен ачык һавада “Алмалы Спас” – “Сусыл алма” дигән чара уздырды.
Лениногорскның "Исток-Башлангыч" бала һәм гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Гөлнара Пряничникова, баш белгеч Эльвира Захарова волонтерлар белән уенлы дәрес оештырды.
Табигать - иң шәп рәссам. Ул табигый материаллар барлыкка китерә, ә аннан оста куллар шаһәсәрләр иҗат итә.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 21 августына республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 547 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 93 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.
Статистик мәгълүматларга караганда, Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 931 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 10 кешегә азрак.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында пластилинография белән шөгыльләнәләр.
30 августта республикабызда яшәүчеләр Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә.
"Комплиментлар" - коммуникатив уен. Бала коллективка кергәндә, үзен төрлечә тотарга мөмкин. Кайберләре аралашучан, таныш булган җиргә дә тиз күнегә. "Балкыш"та тәрбияләнүчеләргә яңа мохиткә керү өчен еш кына яшьтәшләренең һәм тәрбиячеләренең ярдәме кирәк.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Бөгелмәнең "Возрождение" инвалид балалар тернәкләндерү үзәгендә, шәһәр балалар китапханәсе белән берлектә "Мин яратам сине, Ватаным" дигән чара оештырылды.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 70 яшьтән узган ялгыз һәм ялгыз яшәүчеләрне барлау эше алып барыла.