"Комплиментлар" - коммуникатив уен. Бала коллективка кергәндә, үзен төрлечә тотарга мөмкин. Кайберләре аралашучан, таныш булган җиргә дә тиз күнегә. "Балкыш"та тәрбияләнүчеләргә яңа мохиткә керү өчен еш кына яшьтәшләренең һәм тәрбиячеләренең ярдәме кирәк.
Әлеге җәһәттән биредә коммуникатив уеннар оештырыла. Мондый шартларда баланың үз-үзенә ышанычы арта. Алар тизрәк үзләрен иркен хис итә башлый.
Шушы көннәрдә "Балкыш"тагы кызлар өчен "Комплиментлар" дигән уен оештырылды. Диана исемле яңа кызны коллективка ияләштерделәр. Диана оялчан кыз. Мондый уеннан соң аның кәефе күтәрелде, ди чараны оештыручылар.