Табигать - иң шәп рәссам. Ул табигый материаллар барлыкка китерә, ә аннан оста куллар шаһәсәрләр иҗат итә.
Түбән Каманың "Балкыш" приютында "Табигать һәм фантазия" дигән кызыклы дәрес оештырылды. Чара барышында иң кечкенә балалар, зур кызлар белән бергә табигый материаллардан кул эшләнмәләре ясады. Нәтиҗәдә төркемдә яңа - урман "кешеләре" барлыкка килде. "Мондый проектлар, - ди тәрбияче Ирина Фотина. - балаларны матурлыкны күрергә өйрәтә".