Туган як киңлекләре

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Бөгелмәнең "Возрождение" инвалид балалар тернәкләндерү үзәгендә, шәһәр балалар китапханәсе белән берлектә "Мин яратам сине, Ватаным" дигән чара оештырылды. 

Бәйрәмдә викториналар узды, балалар ике командага бүленеп төрле сорауларга җавап бирде. Тернәкләндерү үзәгендәгеләргә республиканың чикләре, мәдәни, тарихи истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Татарстанның гербы,әләме, гимны хакында тулы мәгълүмат бирелде. 

Мондый проектлар балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерә, күңелләрендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International