30 августта республикабызда яшәүчеләр Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә.
Бу тантаналы вакыйгага багышлап, Минзәлә районы өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсендә “Республикамның елмаюы” дигән фотокүргәзмә оештырылды. Килүчеләр игътибарына өйдә социаль хезмәтләр алучыларның фоторәсемнәры тәкъдим ителде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотосурәтләр – бу тарихның кечкенә генә бер өлеше, бездә хезмәт алучыларның гузәл бер көне.