Имин яшәү өчен - юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Лениногорскның "Исток-Башлангыч" бала һәм гаиләләргә  комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Гөлнара Пряничникова, баш белгеч Эльвира Захарова волонтерлар белән уенлы дәрес оештырды. 

"Имин яшәү өчен - юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк", дигән чара вакытында балаларга кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Балалар юлда йөргәндә үз-үзләрен тоту буенча белемнәрен туплады. Соңыннан дәрестә катнашучыларга бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International