2018 елның 7 сентябренә әлеге төр түләүләргә беренче баласын тапкан Татарстанның 1 181 хатын-кызы һәм 226 өченче баласы өчен гариза биргән.
Республикакүләм "Робинзон" хәрби-патриотик слет уңаеннан, 6 сентябрь көнне Яр Чаллының "Бережок" ял базасы территориясендә шахмат-шашка буенча өченче турнир узды. Анда Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында террорчылыкка каршы көн уңаеннан тынычлык сәгате оештырылды.
"Шатлык" приютыннан биш тәрбияләнүчеләрдән торган команда “Питрәч ватанпәрвәрләре”- дип атала иде. Алар Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган республика хәрби-патриотик “Робинзон- 2018” слетыннан җиңү белән кайтты.
"Профориентация калейдоскобы. Хыялым һөнәре" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Чәчәкләр дөньясы" кибетенә экскурсиягә барды.
Бүген Кукмараның "Тылсым" үзәгендә эсктремизм декадасына багышланган чара оештырылды.
“Экстремизмга - юк!” ункөнлеге уңаеннан Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге "Без терроризм һәм экстремизмга каршы” әңгәмәсе оештырды.
7-9 сентябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәге базасында авыр тормыш хәлендә калган балалар арасында "хәерле футбол" турниры узачак.
6 сентябрь көнне Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган " Робинзон" хәрби-патриотик слетында катнашты.
Лениногорск мәшгульлек үзәге тарафыннан өч төркем эшсез гражданнар һөнәри белем алырга җибәрелгән.