Минзәлә социаль приюты - "Робинзон " слетының бронза призеры

2018 елның 7 сентябре, җомга

6 сентябрь көнне Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган " Робинзон" хәрби-патриотик слетында катнашты.

Әлеге чара балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Биш кешелек приют командасы слетның өч этабын уңышлы узды: интеллектуаль-танып белү этабын, хәрби-спорт полосасын һәм музыкаль тукталыш. Командадагы берсе шахмат-шашка турнирында да катнашты.

Җыйган баллар нәтиҗәләре буенча Минзәлә социаль приюты командасы гомумкоманда III урынга лаек булды һәм Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

"Тургай" шахмат-шашка турнирында III урын алды һәм сертификат белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International