ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың "Веста" социаль ярдәм  күрсәтү методисты Миләүшә Авзалова “Чәчтараш остасы” хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында чәч үрү темасына чираттагы дәрес үткәрде. 

 

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.

2018 елның 7 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм яшь буенча дискриминация булдырмау соравы буенча киңәшмә узды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

9 сентябрь көнне "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Матурлык көне оештырылды.

Шушы көннәрдә Минзәләнең  "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга - юк" декадасы уңаеннан очрашу оештырылды.

“Экстремизмга – юк” декадасы уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы яшүсмерләр белән, террорга каршы культура тәрбияләү максатыннан, яшүсмерләр арасында, тренинг элементлары кулланып, профилактик шөгыль уздырды.

 

8 сентябрь көнне Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Лев Толстой әсәрләре буенча уен-сәяхәт үткәрелде. "Һөнәр йорты" белгечләре белән берлектә үткәрелгән әдәби чара рус классигының тууына 190 ел тулуга багышланган иде.

“Экстремизмга - юк!” декадасы уңаеннан 13нче санлы социаль участокта “Веста” үзәгенең белгече Татьяна Никифорова күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнелүче балигъ булмаганнар арасында “Терроризмга – юк!” дип аталган дәрес үткәрде.

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының 100 еллыгы уңаеннан, 8 сентябрьдә Чистай муниципаль районы оешмалары арасында "Яшьтәш" җәйге сәламәтләндерү лагере базасында профсоюз Сабантуе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International