Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләр чәчәкләр кибетенә экскурсиягә барды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

"Профориентация калейдоскобы. Хыялым  һөнәре" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Чәчәкләр дөньясы" кибетенә экскурсиягә барды.

Балалар флорист эшен күзәтте, чәчәкләрдән бәйләм ясау серләрен өйрәнделәр.  Алда телгә алынган программа нигезендә  һәр практик дәрестән соң, балалар теге яки бу һөнәр турында белемнәрен ныгыта. Чәчәк кибете хезмәткәре флористларга хезмәт базарында һәрвакыт сорау барлыгын, әлеге һөнәр ияләренә хезмәт хакы яхшы түләнүен хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International