"Кояшкай"да "Без терроризм һәм  экстремизмга каршы", дигән әңгәмә оештырылды 

2018 елның 7 сентябре, җомга

“Экстремизмга -  юк!”  ункөнлеге уңаеннан Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге "Без терроризм һәм  экстремизмга каршы” әңгәмәсе оештырды.

Үзәкнең зурлар төркеме тәрбиячесе Г.Гыйләҗетдинова уздырган чарада  экстремизм һәм терроризм турында   белемнәрен артыру   өчен төрле ысуллар кулланылды:  слайд-шоу, мультфильмнар, иллюстрацияләр күрсәтелде,  уеннар оештырылды. Шөгыль ахырында  экстремизмнан саклану өчен нинди чаралар кулланырга  мөмкинлеге турында  аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International