Балалар "Хәерле футбол" турнирына әзер

2018 елның 7 сентябре, җомга

7-9 сентябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәге базасында авыр тормыш хәлендә калган балалар арасында "хәерле футбол" турниры узачак.

Яшьләр үзәге территориясендә  тренировкалар уза һәм беренчелек өчен көрәшәчәкләр.Спорт чарасында катнашу өчен Апас муниципаль районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә "Апас" исеме астында команда оештырды. Аңа опекун гаиләләреннән, социаль куркыныч хәлдә булган, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International