"Шатлык" приютыннан биш тәрбияләнүчеләрдән торган команда “Питрәч ватанпәрвәрләре”- дип атала иде. Алар Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган республика хәрби-патриотик “Робинзон- 2018” слетыннан җиңү белән кайтты.
Балалар интеллектуаль турда үзләренең белемнәрен,сәләтләрен күрсәттеләр. Хәрби-спорт ярышлларында катнаштылар, хәрби-патриотик чыгышлары белән зур нәтиҗә күрсәттеләр. Кузьмин Андрей белән Корбангалиев Раушан шахмат- шашка турында бүләкле урыннар яулап, планшет алу өчен сертификатка ия булды.
Слет ахырында балаларны бүләкләрделәр. Безнен балалар мактау кәгазе һәм беренче урын өчен кубок ,истәлекле бүләкләргә лаек булды.