9 сентябрь көнне "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Матурлык көне оештырылды.
Балалар презентация карады, аннары әңгәмәгә актив кушылдылар һәм матурлык тышкы гына түгел, эчке яктан да була, дип билгеләп үттеләр.
"Тышкы матурлык - ул кеше, табигать, музыка, рәсем сәнгате матурлыгы, ә эчке матурлык – ул игелек, эчкерсезлек, игелек һәм ярдәмчел булу", – дип билгеләде тәрбияләнүчеләр.
Ачык сөйләшү нәтиҗәсендә балалар тышкы һәм эчке матурлыкны бергә кушу - гармония, ә кешелеклелек идеалы-әхлаклылык дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан викторина үткәрелде.