"Веста" үзәгендә чәчтараш һөнәренә өйрәнәләр

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Түбән Каманың "Веста" социаль ярдәм  күрсәтү методисты Миләүшә Авзалова “Чәчтараш остасы” хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында чәч үрү темасына чираттагы дәрес үткәрде. 

Максат: катнашучыларны төрле чәч үрү төрләренә өйрәтү.

Чәчләрне матур итеп үрү, алардан прическалар ясау хатын-кызлар арасында бик зур популярлык казана. Чөнки озын чәчләр хатын-кызны бизи, аңа өстәмә нәфеслек өсти. Башак үрешенең төрләре бик күп: классик башак, шарлавык, балык койрыгы, француз башагы,  кирегә үрү, урта чәчләргә грекча чәч үреше һ.б. Әлеге дәрестә беренче эш итеп катнашучылар башак үрешен өйрәнде, чөнки бу төр чәч үрүен өйрәнсәң, башкаларына да бик җиңел өйрәнәсең, чөнки барысының да асылында шул бер система тора. Шуннан соң модельдә француз башагы, балык койрыгы, шарлавык, киресенчә француз башагы кебек чәчә үрүен өйрәнделәр.

Үз эшләреннән барысы дә кәнагать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International