“Экстремизмга – юк” декадасы уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы яшүсмерләр белән, террорга каршы культура тәрбияләү максатыннан, яшүсмерләр арасында, тренинг элементлары кулланып, профилактик шөгыль уздырды.
Шөгыль барышында балалар “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләрен, аларның килеп чыгышын, аермалыкларын тирәнтен өйрәнделәр.
Шулай ук, тренинг барышында низаглар турында сүз алып барылды. Бу тема турында сөйләшкәндә балалар аеруча актив булды. Төрле ситуацияләр килеп туганда дөрес карар кабул итү хакында үз фикерләрен белдерделәр. Яшүсмерләрне нацизмга, дингә кагылышлы политик сроаулар кызыксындыруы аеруча игътибарга лаек. Ә бит иң беренче чиратта элеге сораулар турыдан-туры экстремизм проблемасына кагыла. Соңыннан балалар анкета сорауларына җавап биреп, үзләренең ни дәрәҗәдә толерантлы, башкаларга карата ихтирамлы булуларын ачыклады.
Терроризмга карата тискәре караш тудыру максатыннан, илебездә булган иң зур террорлык актлары турында презентация карадылар. Бу явызлыкның нинди зур фаҗигаләргә китерүен, кешеләрнең күпме кайгы-хәсрәткә дучар булуларын экраннар аша күрделәр.
Шөгыль азагында укучыларга, начар юлга кереп китмәскә өндәгән, белешмәлекләр тапшырылды. “Толерантлы булу - ул......” дигән сүзтемәне һәр укучы үзе аңлаганча дәвам итеп, чара тәмамланды.