2018 елның 7 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм яшь буенча дискриминация булдырмау соравы буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шәһәр һәм районның 20 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларга пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм исәп-хисап тапшырылу вакыты хакындагы мәгълүмат ирештерелде.
Шулай ук киңәшмәдә барлык эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне мәҗбүри үткәрү соравы буенча фикер алыштылар.
Барлык катнашучыларга да белешмәлек бирелде.