Чистай районында профсоюз Сабан туе узды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының 100 еллыгы уңаеннан, 8 сентябрьдә Чистай муниципаль районы оешмалары арасында "Яшьтәш" җәйге сәламәтләндерү лагере базасында профсоюз Сабантуе узды.

Чараның инициаторы һәм оештыручысы  Чистай территориаль профсоюз оешмасы рәисе Вера Белова-Реутина.

Сабантуйга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, шәһәр профсоюз оешмасы ветераннары Татьяна Шведчикова һәм Әнисә Мөкминова чакырылган иде. Чарада барлыгы 10нан артык шәһәр һәм районның оешмалары катнашты.

Катнашучылар армспорт, футбол, волейбол, күңелле стартларда, ә аркан тартышуда көч сынашты. Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләренең дәртле командасы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Светлана Шигаева кул көрәше буенча ярышларда абсолют чемпион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International