Бүген, 2018 елның 13 сентябрендə, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова һəм шəфкать туташы Н.Кирилова "Витаминлы ризык безне көчле, куəтле итə" темасына əңгəмə үткəрделəр.
Анда витаминнарның төрлəре һəм кеше тормышындагы əһəмияте турында сөйлəнде. Өлкəннəр кайсы яшелчə, жилəк-жимеш һəм башка ризыкларда витаминнар барлыгы турында бик кызыксынып тыңлады. Əңгəмə барышында тəм тою буенча шаян уен үткəрелде. Болар барысы да уен-көлке һəм дусларча алкышлар белəн узды. Əңгəмə тəмамлангач, барлык катнашучылар жилəк-жимеш һəм яшелчəле күчтəнəчлəр алдылар.