Балтачта Толстойның иҗаты пропагандаланды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Л.Н. Толстойның иҗат юлы буйлап” дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның бурычлары – Лев Толстойның дөньяга карашы һәм тормыш юлындагы кызыклы фактлар белән танышу. Укучылар шулай ук язучының “Арыслан һәм Тычкан” мәсәленә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карады. Чара ахырында алар Лев Толстойның күренекле әсәрләренә карата рәсем ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International