Ел саен Нурлат районының "Гармония" үзәге социаль хезмәткәрләре үзәк карамагындагыларга уңыш җыеп алуда ярдәм итә.
"Уңыш җыярга ярдәм итик!" авгус аенда башланды. Акция барышында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кышка азык-төлек әзерләргә булыштылар: яшелчә һәм җиләк-җимеш консервладылар, суган һәм сарымсак җыйдылар.
Комплекслы үзәк хезмәткәрләре үз участоклары булмаган өлкәннәргә яшелчә сатып алып, өйләренә кайтарып бирәләр. "Алда әле күп эшләр тора", - дип билгеләп үтә социаль хезмәткәрләр. Салкыннар башланганчы аларга бәрәңге, кишер, чөгендер алуда ярдәм итәргә кирәк.