Биектау районында өлкәннәр декадасына багышланган "Көзге кайгырту" акциясе старт алды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген, 14 сентябрьдә, Биектау муниципаль районында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан оештырылган "Көзге кайгырту" акциясе старт алды.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелә торган чара ялгыз яшәүче гражданнарга, тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына юнәлдерелгән. Акциянең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарны кышка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.

"Өмет" үзәге социаль хезмәткәрләре бәрәңге һәм башка яшелчә җыюны, бакчаларны кышка әзерләүне үз эченә алган социаль хезмәт алучыларга "Игелек визиты" оештырганнар инде. Әлеге акция барышында 75 кешегә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International