13 сентябрь көнне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Иҗтимагый инициатива – 2018" республика конкурсына тәкъдим ителгән социаль проектларны гавами яклау узды.
Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәген директор урынбасары Л.Халикова һәм психолог Н.Маркина тәкъдим иттеләр. Проект нигезендә - журналист-тикшеренү эшчәнлеге. Проект уңаеннан социаль хезмәт алучылар, студентлар белән очрашулар оештыру планлаштырыла. Аларның аралашу процессында социаль хезмәт алучылар тормышыннан библиографик мәгълүмат тупланачак. Аннан соң төп геройлары - Чаллы халкы булачак сәнгать-документаль җыентык чыгару күздә тотыла.