Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә ветераннарны котлыйлар

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Биектау районында һәм Яр Чаллыда социаль тармак ветераннары өчен  очрашулар оештырылды.

Биектау районы "Өмет" үзәгендә өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котладылар. Бәйрәм кунаклары өчен бәйрәм ашы оештырылды, ә очрашудан соң ветераннарга бәйрәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Ветераннар өчен бәйрәм табыны оештырылды. Чарада барлыгы 59 кеше катнашты.

Кичә, 3 октябрь көнне, Әлмәт "Кайгырту " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге элеккеге хезмәткәрләрен-ветераннарны котлады. Җитәкчелек өлкән буынга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International