Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Түбән Кама балалар йортына барып кайтты.
Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е. Сабуллина Түбән Кама муниципаль районының хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында тулы мәгълүмат бирде.
Шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрелде. Барлык катнашучыларга да "Һөнәр сайлау психологиясе" дигән мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар таратылды.
Һөнәри юнәлеш бирүче чарада балалар йортында тәрбияләнүче 6 бала катнашты.