Республика предприятиеләренең гомуми хезмәт хакы бурычы 1,9 млн сумга кимегән

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Үз эшчәнлекләрен төзелеш тармагында гамәлгә ашыручы Казанның өч предприятиесе 29 хезмәткәренә1965,03 мең сумлык бурычын кайтарды. Шул исәптән "Дефектоскопия һәм эретеп ябыштыру буенча укыту-җитештерү үзәге" ҖЧҖ 27 хезмәткәр алдында, гомуми суммасы 1898,41 мең сум булган бурыч түләде.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International