"Ышаныч" үзәге карамагындагы юбилярны котладылар

2018 елның 5 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Фәһимә Янаева үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фәһимә Кашап кызы Башкорт АССРның Шаран районы Нуриево авылында күп балалы гаиләдә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан катмаган. Фәһимә Кашаповнаның сабый чагы һәм яшүсмерләр елларында күп авырлык һәм мәшәкатьләр күререгә туры килгән. Ләкин авырлыкларга да карамастан, ул оптимизм һәм тормыш сөючәнлеген югалтмаган: белем ала, кияүгә чыга, балалар үстерә. 1971 елда юллама буенча Яр Чаллы шәһәренә килә, озак еллар КамАЗда эшли.

Бүген Фәһимә Кашап кызының бүгенге көндә оныклары бар. Якыннары, туганнары Фәһимә әби янына еш килә һәм бу истәлекле көнне юбилярның гаиләсе бергә җыелган.

Озак яшәүче үзенең туган көне уңаеннан бик күп җылы сүзләр ишетте һәм аның белән янәшә булучыларга рәхмәт белдерде. Юбиляр тарафыннан "Ышаныч" үзәге һәм социаль хезмәткәр Эльвира Гафарова адресына да  игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен җылы фикерләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International