4 октябрьдә "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен "Мәрхәмәтле Әлмәт" волонтерлары Сергеева Юлия һәм Герасимова Анна җитәкчелегендә "Чын күңелдән..." дигән бәйрәм концерты оештырдылар.
Концерт программасында шәһәрнең урта белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты. Концерттан соң реабилитантларга балалар үз куллары белән ясаган открыткалар таратылды.
Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да үз авырулары турында онытып, күңел ачтылар.