"Гармония"дә замана яңалыклары белән таныштырдылар

2018 елның 5 октябре, җомга

Өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан, Буа муниципаль районындагы халыкка  социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өлкәннәргә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен банк карталарын куллану буенча мастер – класс уздырдылар.

Тормышны җиңгеләйтү өчен күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителә. Шушы уңайдан белгечләр банкоматның ничек эшләвен аңлатты, психологик киртәне җиңеп, банк картасын  дөрес кулланырга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International