Өлкәннәр декадасында "Тылсым" үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗади эшләреннән "Сезнең алтын кулларыгыз безнең өчен матурлык тудыра" дип аталган күргәзмә оештырылды.
Социаль хезмәт алучыларның күбесе кул эшләре белән шөгыльләнә. Күргәзмәдә Мозафарова Нәсимә, Фәйзрахманова Гөлсирә, Ермолаева Александра, Маркелова Людмилаларның кул эшләре урын алды.
Өлкәннәрнең әйтүе буенча бәйләү күңелне тынычландыра һәм проблемаларны оныттырып тора, гипертония булганда сәламәтлекне яхшырта. Кул эшләре белән шөгыльләнәнү өлкән кешеләрне тернәкләндерү алымнарының берсе.
Бәйләү йөрәк-кан тамырлары авыруларын, аш кайнату бозылуларын, теш һәм баш авыртуларын, бөер ялкынсынуын, нерв системасы авыруларын дәвалый, умыртка баганасы җәрәхәтләнгәндә, депрессиядән тиз арада чыгарга ярдәм итә һәм авыр тетрәнүләрне кичерергә булыша.