"Здравушка"да кызыклы физика чарасы үтте

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

"Бергә булдырабыз" проекты уңаеннан "Здравушка" тернәкләндерү үзәгенә КФУның физика факультеты волонтерлары килде.

Студентлар җыелган балаларга һәм ата-аналарга кызыклы тәҗрибә һәм махсус әзерләнгән концерт чыгышларын күрсәтте. Узган чара балаларда кызыксынучанлыкны һәм фәнгә омтылышны үстерү максатыннан үткәрелде. Бу көнне алар күргән "фәнни могҗизалар" яхшы уку һәм уңышлы һөнәри юнәлеш бирү өчен яхшы мотивация булып тора.

Кызыклы физика бәйрәме җылы дустанә шартларда узды һәм гомуми фотога төшү белән тәмамланды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен уңай кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International