6 октябрь - “Бердәм агач утырту көне”.
Аның максаты-урман ресурсларын арттыру, табигатькә сак караш тәрбияләү, ди белгечләр. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йорты бу акциягә теләп кушылды. Үзләренең территорияләрендә миләш, алмагач, слива үсентеләре утырттылар.
Сәламәтлекләре яхшы булган интернатта яшәүчеләр, хезмәткәрләр белән бергә 56 төп үсенте утыртты. Озак та үтмәс, агачлар өлкәннәрне үзләренең күләгәләре , тәмле җимешләре белән сөендерер, ди интернат хезмәткәрләре.