Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова "Наркотикларсыз тормыш" дигән акциягә багышлап, мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучылар өчен модульле оригами техникасы кулланып, аккошлар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Шушы көннәрдә “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Зәй шәһәре мәчете вәкилләре белән берлектә күп балалы, аз керемле гаиләләрне яшелчәләр белән тәэмин итүне оештырды.
Аксубай муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 5-7 яшьлек балалар белән бию-уен тренингының чираттагы дәресе узды.
Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Шушы көннәрдә Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чара узды.
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Шаярудан хокук бозуга бер адым” дигән әңгәмә үткәрделәр.
Туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне үстерү һәм тирәнәйтү максатыннан, Әгерҗе районының "Наз" приютында төрле чаралар оештырыла.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә терролык темасына дәрес оештырылды.
16 октябрь көнне Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Әлеге чарада "Казан ипподромы" ҖЧҖ, И. К. Кабушкина исемендәге трамвай депосы һ.б. катнашты.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балигъ булмаганнарда патриотик тәрбия бирү системасын камилләштерү максатыннан "Калашников – Шәхес - автомат " танып-белү сәгате узды.