Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Очрашуның темасы: “Гаилә һәм хатын-кызнын карьерасы”. Очрашу барышында максатчан төркем белән хатын-кызның социалогик яктан карьер үсеше турында әнгәмә корылды, ун хатын-кызга буклетлар өләштеләр.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдар системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.