Шушы көннәрдә Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чара узды.
"Комсомол минем күңелемдә" дип аталган дәрес барышында комсомол һәм танылган комсомоллар, ВЛКСМның ничек оешуы, ул елларда аның роле, комсомолның бүләкләре турында сөйләштеләр. Шулай ук психолог тарафыннан "хатирәләр терапиясе" технологиясе кулланылды. Очрашуда катнашучылар яшь чакларын искә төшерде, комсомол тормышы турында сөйләделәр. Элеккеге комсорг Тамара Вараксина танылган комсомол җырларын башкарды.
Комсомол турында әңгәмәләр бу көнне интернат-йортта яшәүче барлык кешеләр белән үткәрелде. Күпләр үзенең яшьлек елларын шатланып һәм җылы итеп искә алды, комсомол билетны һәм ерак үткәннән түштамганы тагын бер кат кулларына тоттылар.