Сабаның "Балкыш" үзәге белгечләре иминлек дәресе үткәрде

2018 елның 19 октябре, җомга

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә терролык темасына дәрес оештырылды.

"Балкыш" үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, балалар һәм яшьүсмерләр белән эшләү инспекторы  Югары Симет авыл клубында балаларга "Кисәтелгән - димәк якланган" дигән профилактик программа нигезендә "Терроризмга - юу" исемле әңгәмә узды.  Клубка җыелганнарга видеотасмалар да тәкъдим ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International