"Наз" приютында тәрбияләнүчеләр үткәннәргә виртуаль сәяхәт ясады

2018 елның 19 октябре, җомга

Туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне үстерү һәм тирәнәйтү максатыннан, Әгерҗе районының "Наз" приютында төрле чаралар оештырыла.

Приютта тәрбияләнүче балалар тәрбияче Хаҗиәхмәтова Любовь  җитәкчелегендә Әгерҗе районы истәлекле урыннары буенча читтән торып онлайн-сәяхәт ясадылар.  Алар Казан ханлыгы чорыннан танылган Терси авылында һәм Сарсак - Омга авылында булдылар, анда яшәүчеләр  Е. И. Пугачев җитәкчелегендә Крестьян сугышында актив катнашканнар.

Барыннан да бигрәк балаларны безнең көнгә кадәр сакланып калган иске күпер кызыксындырды. Балаларны тарихи фактлар белән таныштыручы дәресләр, туган як тарихы белән тәрбияләнүчеләрдә илнең һәм халыкларның мәдәни-тарихи үткәненә карата кызыксыну формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International