Казанның Совет районы эшсез гражданнарына эш урыннары тәкъдим итте

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

16 октябрь көнне Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.  Әлеге чарада "Казан ипподромы" ҖЧҖ, И. К. Кабушкина исемендәге трамвай депосы  һ.б. катнашты. 

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 164 граждан, шул исәптән 23 өлкән яшьтәгеләр дә катнашты, аларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: трамвай йөртүчесе, урам себерүче, кондуктор, оператив дежур смена һ.б.

18 кеше эш бирүче янына әңгәмәгә юллама алды, шул исәптән 7 өлкән яшьтәгеләр дә бар иде.

Чара барышында катнашучылар шәһәрнең хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек хезмәте күрсәтү комплексы, хезмәт турындагы закон таләпләре белән таныштылар. Эш эзләүчеләргә Казан шәһәре мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкы турында тулы мәгълүмат бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International