Казанның Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе оештырыла

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Чарада Вахитов районының 10 предприятие һәм оешмасы катнашачак, анда эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, наемга куелган персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Ярминкәдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә катнашачак.

Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ярминкәдә Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе белгечләре дә килә. Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алу мөмкинлеге биреләчәк:

- пенсия белән тәэмин итү;

- булачак пенсия формалаштыру;

- пенсияләрне индексацияләү;

- бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр;

- үз эшен ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләр башкару;

- гражданнарга үзләренең формалашкан пенсия хокуклары турында реаль вакыт режимында белергә мөмкинлек бирүче "иминләштерелгән затның шәхси кабинетында" теркәлү тәртибе.

Вакансияләр ярминкәсе РУЦ НОУ бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Зинин ур., 3.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International