Тәтештә чираттагы социаль-тернәкләндерү консилум утырышы узды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Тәтештә муниципаль районында социаль-тернәкләндерү консилиуманың чираттагы утырышы узды, анда имин булмаган дүрт гаиләләрдә булган  мәсьәләләр каралды.

Утырышта "Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау" мәгълүмати системасы буенча кергән өч сигнал картасы каралды, аларның икесе административ хокук бозган балигъ булмаганнарга төзелгән.

Шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне башка шәһәргә күчүгә бәйле рәвештә ведомствоара учеттан төшерү мәсьәләсе дә каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча өч гаилә "Тәтеш балкышы" үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә, социаль хезмәт күрсәтү буенча кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International