Түбән Кама "Веста"сында бердәмлек турында сөйләштеләр

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Макарова күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнелүче 7-14 яшьлек 12 бала өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Максаты - рухи әхлакый шәхес, Россиянең лаеклы булачак гражданнарын, ватанпәрвәрләрен тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч балаларга 4 нче ноябрьдә бәйрәм ителүче Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихын сөйләде. Малайлар һәм кызлар Россия тарихындагы “болганчык” вакыт турында белде.

Әңгәмә барышында балалар Россиянең символлары (герб, флаг, гимны) турында, аның башкаласы, дәүләт башлыгы, бердәмлек һәм туганлык турында булган мәкальләрне да искә төшерделәр.

Дәрес азагында белгеч балаларга үз илең белән горурланырга, аны яратырга, һәм аны үз эшләрең белән данлыклы итәргә кирәк дигән сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International