“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Халыклар бердәмлеге көне”  чарасы узды

2018 елның 9 ноябре, җомга

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Халыклар бердәмлеге көне” дигән чара узды. Чараның мөһим өлеше булып Россия халыклары арасында “бердәмлек” төшенчәсе, балаларны яшьтән “бердәмлек” төшенчәсе белән таныштыру тора.

Балалар тәрбияләү үзәкләрендә патриотизм темасы бик мөһим. "Астра” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре, Алабуга мәдәният һәм сәнгать  көллияте студентлары тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре өчен концерт куйды.

Чара башында алып баручы, бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләде. Фотографияләр аша ул елларның геройлары белән таныштырды.

Икенче өлештә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары чыгыш ясады. Костюмнарда милли бизәкләр белән бизәлгән, һәр халыкның тормышын чагылдырдылар. “Астра” тернәкләндерү үзәге администрациясе Әлфия Акбәрова, Диләрә Мироваевага һәм студентларга зур рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International