13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. Ул 1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан оештырылган һәм сукырлар өчен беренче уку йортларын оештыручы Валентин Гаюиның туган көненә багышланган.
Халыкара сукырлар көнен үткәрүнең төп максаты – күрү сәләтен югалтучыларга киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, социаль яклау территориаль органнары мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башына Татарстан республикасында күрү буенча инвалидлар саны якынча 7,8 мең кеше тәшкил иткән (Татарстан республикасында яшәүче инвалидларның гомуми саныннан 2,6%), шул исәптән Казан шәһәрендә – 1,09 мең кеше.
Татарстан республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында күрү буенча инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлектә гадәттәгечә бу көннәрдә төрле чаралар үткәреләчәк.
Әйтик, 13 ноябрь көнне Казан шәһәренең мәдәни-ял итү комплексында. Ленин (Копылов ур., 2а йорт) 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр "Үзенчәлекле караш" порталын – сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен күп функцияле Интернет-мәйданчыкны тәкъдир итү планлаштырыла. "Үзенчәлекле караш" мәгълүмат порталын (http://specialview.org)Алишер Усмановның "Сәнгать, фән һәм спорт"хәйрия фонды "Үзенчәлекле караш" проекты уңаеннан эшләтеп җибәрә. Порталда офтальмология өлкәсендә инклюзив проектлар, медицина һәм техник эшләнмәләр, тифлопедагоглар һәм психологлар белән әңгәмә, шулай ук күрү үзенчәлекләре булмаган кешеләр өчен җайлаштырылган мәдәни, белем бирү һәм спорт чаралары афишасы турында соңгы яңалыклар басылачак.
Интернет-ресурска килүчеләр өчен Россиядә иң зур тифло онлайн-кинотеатр эшләячәк. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен порталның барлык материаллары текстта да, аудиоформатта да тәкъдим ителәчәк, ә барлык фотолар һәм иллюстрацияләр тифлокомментарие белән үрелеп барачак.
Порталны тәкъдир итү Мәскәүдә уңышлы узды, ә хәзер Түбән Новгородта, Сочи, Казан, Екатеринбург һәм Красноярскида оештырыла.
Чара программасы белән пресс-релиз биредә>>.