Җылыту сезоны башлану белән торак биналарда янгын чыгу куркынычы арта. Шуның белән бәйле рәвештә Биектау муниципаль районында даими рәвештә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре имин булмаган һәм күп балалы гаиләләргә профилактик рейдлар үткәрә.
27 ноябрьдә Усад авыл җирлеге буенча чираттагы рейд үткәрелде. Кызганычка каршы, һәр вакыттагыча күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу – иске, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми торган электр үткәргечләре; электр приборларыннан дөрес файдаланмау; мич өчен притопка битлеге булмау һ.б. Гаилә әгъзалары кайвакыт проблемалар барлыгына игътибар итми, алар һәрвакыт шулай булды һәм куркыныч аларга янамый дип саный. Гаилә әгъзаларына булган җитешсезлекләрне күрсәттеләр, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрделәр. Янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен сроклар билгеләде.