Хәйриячелекне үстерү буенча #ЮмартСишәмбе акциясе уңаеннан "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты яшүсмерләре Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары белән берлектә Кирзавод микрорайонында яшәүчеләр арасында агитпоезд оештырды.
Парадны оештыручылар агитпоездның эш планын алдан раслады, материаллар әзерләде.
Чара түбәндәге юнәлешләр буенча уздырылды: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм авыруларны профилактикалау; социаль имин булмаган проблемаларны хәл итү; волонтерлык һәм ирекле эшчәнлекне, иҗтимагый хәрәкәтләрне үстерү.
Агитпоезд эше волонтерлар һәм тәрбияләнүчеләрнең гомуми киңәшмәсендә башланды. Аннан соң "Сәламәт гаилә – сәламәт Россия" спорт чарасына старт бирелде, шулай ук учреждениедә ачык юридик мәйданчыклар эше оештырылды.
Агитпоездда 48 кеше катнашты, 3 мәйданчык оештырылды. Катнашучыларның гомуми саны 65 кеше тәшкил итте.