"Наз" приютында Яңа елга әзерләнәләр

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Урамда ап-ак кар ява! Димәк табигатебезгә ак туннарын бөркәнеп, бураннары, суыклары, карлары белән кыш килә. Декабрь ае кышның беренче ае, аның белән бергә тиздән Яңа ел да җитә.

“Наз” приютында тәрбияләнүче балалар бик зарыгып Кыш бабай һәм Карчәчәк белән очрашырга җыена: шигырьләр ятлый, җырлар һәм биюләр өйрәнә, Кыш бабайга хатлар яза. Һәр баланың үз теләге бар. Алар Яңа ел кичендә тәмле-тәмле күчтәнәчләр алырга да, әти-әниләре белән очрашырга да, теләкләренең кабул булуларын да тели. Яңа ел бәйрәме ул - гаилә бәйрәме! Шуның өчен дә бу бәйрәм гаилә белән уздырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International