"Наз" балалары үз хыялларының ишегалдын төзи

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт буенча инструктор А.Егоров җитәкчелегендә "Минем хыялымдагы ишегалды" иҗади проектын башкарды.

Үсмерләр йорт төзеп, аны борынгыча  бизәгәннәр: бүрәнәле диварлар ясаганнар, түбә, кое. Ишегалдында каз һәм үрдәкләр йөзүе, ясалма буа, ишегалдында йорт хайваннары , кош-корт һәм алар өчен абзарлар урнашкан.  Балаларның фантазиясе  иҗат проектларында тулысынча күренде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International