Спас интернат-йортта  "флористика" буенча мастер-класс узды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 28 ноябрьдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына Балалар иҗат йортыннан өстәмә белем бирү педагогы Е.Ермишина килде.

Екатерина Павловна фоамираннан чәчәк ясау – “Флористика” буенча мастер-класс үткәрде. Социаль хезмәт алучылар әлеге гүзәллекне ясарга өйрәтүче яңа технологияләр һәм яңа материал белән бик теләп танышты. Мавыктыргыч шөгыль, күңелле аралашу барлык катнашучыларга да ошады. Кыш көннәрендә чәчәкләр, кояш бигрәк тә тансык була, шуңа да, педагогка рәхмәтләр әйтеп, уңай тәэсирләр алып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International